23 нче август көнне Теләче муниципаль районы Советының утырышлар залында Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итүгә багышланган «Мин-Россия гражданины» Бөтенроссия акциясе кысаларында 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.
«Хөрмәтле яшь район халкы! Сезне һәм сезнең әти-әниләрегезне әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбриклим. Хәзер сез Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины статусын алдыгыз, мөстәкыйль олы тормыш юлына бастыгыз. Шәхесегезне раслаучы документны саклагыз, аны чисталыкта һәм тәртиптә йөртегез, ул сезгә гомер буе хезмәт итсен. Бүгенге чара Россия флагы көненә туры китерелүе белән икеләтә истәлекле. Чөнки ел саен 22 августта илебездә Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августындагы 1714 номерлы «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында»гы карары нигезендә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә, – дип нәтиҗә ясады «Патриот» республика үзәге директоры урынбасары Айсинә Нәгыймова.
Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, республика патриотлык үзәге директоры урынбасары Айсинә Нәгыймова һәм район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова тапшырдылар. «Патриот» республика үзәге паспортлар белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырыды.