Break&Travel IV: Казанда брейкинг буенча дөнья чемпионатына Бөтенроссия сайлап алу этабы үтәчәк

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

28-29 августта Казанда «Break&Travel IV» турниры – Кытайда үтәчәк «Bomb Jam World Final» брейкинг буенча халыкара фестиваленең финалына Бөтенроссия сайлап алу туры узачак. Җиңүчеләрне «2х2 Breaking Pro» номинациясендә билгеләячәкләр.

2021 елда «Break&Travel IV» турниры проекты «TATNEFT»хәйрия фондының грантлар конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Бу Россия чемпионнары исеме өчен көрәшү, шулай ук Азиянең иң яхшы чемпионатларының берсендә илебезне тәкъдим итү өчен юллама алу максатыннан Казанда брейкинг (B-boys һәм B-girls) биючеләрен кабат җыярга мөмкинлек бирде.

«Bomb Jam World Final» – Кытай һәм Азиядә урам биюләре буенча зур һәм абруйлы турнир. Гадәттәгечә анда 7000гә якын кеше катнаша. Bomb Jam Кытайда урам биюләре буенча төп өч чараның берсе булып тора, аны ел саен үткәрү нәтиҗәсендә Куньчжо шәһәре «Кытай урам мәдәнияте башкаласы»на әверелде.

Быел, «Break&Travel IV» кысаларында «2х2 Breaking Pro»номинациясендә Бөтенроссия сайлап алу туры узачак. Җиңүчеләргә Кытай, Куньчжо шәһәренә юллама түләнә. Алар «Bomb Jam World Final»финал өлешендә Топ-16да Россия данын яклаячак.

«Break&Travel IV» финалы брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation»13 нче Халыкара турниры кысаларында узачак. Чара 29 августта «УРАМ» Яшьләр экстрим-паркы территориясендә узачак. Турнирны ачу вакыты -  15:00 сәгать. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International