Татарстан яшьләре Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу көненә багышланган акциядә катнашачак

2021 елның 24 августы, сишәмбе

25 августта 12.00 сәгатьтә Казан Кремленең Спасс манарасы янында герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган традицион чәчәкләр салу акциясе узачак.

Чарада бөек шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, публицист, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, иҗат интеллигенциясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, яшьләр оешмалары активистлары катнашуы көтелә.

Акция башланыр алдыннан 1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында Рафаэль Мостафинның китаплары буенча аудиогазета – истәлекләр яңгыраячак. Бу шагыйрь  туганнарының һәм кардәшләренең истәлекләре аша, шагыйрь яшәгән чорны Г.Кариев исемендәге театр актерлары башкаруында шагыйрьнең тормыш атмосферасын тоярга мөмкинлек бирәчәк.

11 җәлилче – Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Муса Җәлил, Фоат Булатов, Сәлим Бохаровлар хөрмәтенә  Казан Кремленең Спас манарасында сәгать 11 тапкыр сугачак.

Моннан тыш, «Калеб» яшьләр иҗат берләшмәсе Бөек шагыйрь һәм җәлилчеләр истәлегенә багышланган «Муса. Моабит» музыкаль-әдәби композициясен әзерли.

Шулай ук чарада традицион рәвештә М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары да катнашачак.Быел яңа әдәби-музыкаль композиция белән музыкант, композитор, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Ильяс Камалов һәм татар шагыйре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Йолдызлы билет» премиясе лауреаты Булат Ибраһимов чыгыш ясаячак.

Акция 1 Май мәйданында Г.Кариев исемендәге театр артисты Муса Камалов башкаруындагы «Җырларым» батырлык гимны һәм  геройлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International