УРАМ паркы өчен 26 августка кадәр тавыш бирергә өлгер

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

«УРАМ» экстрим-паркы ArchDaily х Strelka дип аталган архитектура буенча иң дәрәҗәле премияләрнең берсенә тәкъдим ителде. 17 августта ArchDaily х Strelka архитектура премиясенең 50 проектыннан торган лонг-лист басылып чыкты. Алар арасында —УРАМ экстрим-паркы.

ArchDaily-дөньяда иң күп карала торган архитектура сайты һәм интернетта иң популяр саналган 1000 сайтларның берсе.

УРАМ  Sports Architecture номинациясенә тәкъдим ителгән. Проект дөньяның 15 иленнән йөз гариза арасыннан сайлап алынды. Хәзер платформада премиянең шорт-листына эләгү өчен тавыш бирү бара, җиңү өчен ArchDaily сайтында максималь тавыш җыярга кирәк. Тавыш бирү өчен сылтама буенча үтәргә, Nominate this project төймәсенә басарга, сезгә уңайлы ысул белән керергә һәм тавышыгызны 26 августка кадәр бирергә кирәк.

Премиянең икенче этабы финал булачак. Ул 26-31 август көннәрендә узачак. Бу этапта барлык тавышлар яңадан җыелачак, һәм, иң күп тавыш җыйган өч проект ArchDaily & Strelka Award 2021 исеменә ия булачак.

Премия нәтиҗәләре 1 сентябрьдә игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган проект 6-7 сентябрьдә онлайн рәвештә узачак «Киләчәк архитекторы» конференциясендә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International