«Шәһәр – re'ACTOR» фестиваленең дискуссия программасы: биредә креатив индустрияләр өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашачак

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

28-29 августта Казанда «Шәһәр – re'ACTOR» фестивале узачак. Аның кысаларында заманча сәнгать һәм креатив бизнес турында 5 дискуссия узачак.

Биредә 20 эксперт катнашуы көтелә, алар арасында: AWAZ һәм «Боль» фестивальләрен оештыручы, ARTпатруль Youtube-проекты авторы, FACES&LACES координаторы һәм Outlaw Moscowка нигез салучысы.

Мәскәү белгечләреннән тыш, Татарстаннан да вәкилләр бар.

Шул рәвешле, 28 августта 10.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең концертлар залында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм «Universal University» креатив индустрияләр университеты директоры Екатерина Черкес-зада катнашында «Креатив бизнес өчен мөмкинлекләр һәм аның төбәк икътисадына керткән өлеше» дигән дискуссия программасы узачак.

28 августта 14.00 сәгатьтә шул ук локациядә «Заманча сәнгатьне ничек интерпретацияләргә: профессионаллар һәм дилетантлар» дигән семинар узачак.

Шул ук вакытта Милли китапханәнең җәйге террасасында «Глобаль трендларны ничек күзәтеп торырга» темасына сөйләшү узачак.

28 августта 15.30 сәгатьтә җәйге террасада «Җирле проектларның концептуальлеге. Локальлектә эстетика» дискуссиясе көтелә.

29 августта 12.00 сәгатьтә концерт залында «Музыка һәм фестиваль индустриясе: чынбарлыкка яраклаштыру һәм үсеш өчен мөмкинлекләр» турында дискуссия узачак.

Чарага теркәлү һәм тулырак мәгълүматны алу  re'ACTOR креатив индустрияләрне үстерү программасының рәсми сайтында мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International