Казанда Европа яшьләр парламенты сессиясе узды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

20-21 августта Россия Европа яшьләр парламентының ROST EYP Russia сессиясе узды. Чара Казанда 18-24 яшьлек, Европа мәдәнияте, иҗтимагый дипломатиясе белән кызыксынучы һәм Россиядә ЕМП юнәлешен үстерергә әзер булган 50 яшь вәкил катнашында узды.

Россиянең Европа яшьләр парламенты 2021 елның июленнән Казанда Яшьләр дипломатиясе академиясе базасында урнашкан. Парламент Президенты – Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты, Яшьләр дипломатиясе академиясе активисты Сергей Уткин.

Ачылыш тантанасында ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова, ФРГның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Геза Андреас фон Гайр, ЕСның Россиядәге вәкиллеге башлыгы урынбасары Иван Норшич, Финляндиянең Мәскәүдәге Илчелегенең югары белем һәм фән буенча киңәшчесе Сари Эрикссон, «Youthogue for Strong Civic Spaces» программасының проект менеджеры Кристина Ломако, Мәскәү Хөкүмәтенең халыкара эшләр буенча киңәшчесе Дмитрий Абросимов, Россия Европа Яшьләр Парламенты президенты Сергей Уткин катнашты.

Сессия кысаларында катнашучылар Россия Европа яшьләр парламенты эшчәнлеге белән таныштылар. Анда Казан (Идел буе) федераль университетының Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Тимерхан Алишев, Германия-Россия яңа технологияләр институты директоры Алсу Туктамышова, КНИТУ-КАИ стратегик үсеш идарәсенең халыкара хезмәттәшлекне үстерү бүлегенең укыту-методик эш буенча белгече Гөлнара Габдрахманова катнашты.

Чара нәтиҗәләре буенча сессиянең актив катнашучылары Россиянең Европа яшьләр парламенты командасының төп составына сайландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International