Авыл җирлекләре яшьләре районнарда яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү стратегиясен эшләячәк. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгында узган брифингта сөйләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм проектның координаторы Алла Абросимова катнашты.
«Безнең өчен мөмкинлекләр палитрасын булдыру мөһим, Татарстанда яшь кеше үсеш траекториясен билгели алсын, үзен төрле юнәлешләрдә сынап карасын һәм аның таланты, потенциалы нәкъ менә шул өлкәдә ачылсын өчен әһәмиятле. Менә инде өченче ел без автобус кысаларында төп бурычны– яшьләрнең күбесенә алар өчен барлык мөмкинлекләр, һәркем үзен кайда таба ала алуы турында сөйләү бурычын куябыз», - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.
Бу елның мөһим яңалыгы - маршрутның үзгәрүе - хәзер яшьләр туры Татарстан авылларына йөри.
«Авыл көче» эшлекле уены кысаларында 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр үз авылларының ресурсларын билгели, киләчәк кыяфәтен төзи һәм аның үсешенә шәхси өлеш кертә. Шулай ук яшьләр авыллардан яшьләр китү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышалар һәм авыл халкының социаль хәлен яхшырту өчен яңа механизмнар формалаштыралар.
Бүгенге көндә тур Татарстанның 14 авылында булды. Беренче нәтиҗәләр белән район вәкилләре уртаклашты.
«Яшьләр – республика үсешенең стратегик ресурсы, бары тик талантлы, компетентлы, тәҗрибәле, мотивацияле яшьләр генә республиканы алга этәрә алалар, барлык халыкларның, барлык конфессияләрнең безнең Татарстанда уңайлы яшәү шартларын тудыру өчен хезмәт кыла алалар», – дип билгеләп үтте Александр Терентьев.
Акциянең оештыручылары - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» РИО һәм Татарстан Республикасы яшьләр үзәге.