28 августтан 8 сентябрьгә кадәр «Молодежка ОНФ» командасы катнашучылары Якутиядә пожарда зыян күрүчеләргә комплекслы ярдәм күрсәтәчәкләр.
Алар, беренче чиратта, кирәкле инфраструктура объектларын: хуҗалык корылмаларын һәм коймаларны, санитар зоналарны торгызуда ярдәм итәчәкләр. Янгыннарны кисәтү буенча чаралар комплексы үткәрү, минераллаштырылган полосаларны яңарту планлаштырыла. Шулай ук психологик ярдәм күрсәтү, фельдшер-акушерлык пунктларында эшләү, кирәкле медицина документларын тутыруда ярдәм итү планлаштырыла.
Чарада Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән 200 кеше, Татарстан Республикасыннан 12 кеше катнашачак.
«Бу җәй эчендә Якутиягә бару-Россия Федерациясе территориясендә гадәттән тыш хәлләр зонасына өченче күчмә командировка. Июль урталарында без Кырым Республикасына көчле су басудан зыян күргәннәргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен бардык. Август башында «Чиста Арктика» Бөтенроссия проектында катнаштылар, анда региональ команда әгъзалары Арктиканың яр буе территориясен чистарту максатыннан Норильск һәм ЯНАО шәһәрләренә киттеләр.
«Россия Федерациясенең ерак участокларында эшләү дәверендә гадәттән тыш хәлләр зоналарында зыян күрүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтү максаты белән команда һөнәри тәҗрибә туплады. Хәзер без юридик, психологик һәм физик ярдәм күрсәтәбез», - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча ГХФның төбәк яшьләр командасы координаторы Дамир Нургалиев.