Татарстан яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр бирә, идея белән килергә һәм безнең белән бергә проектны республика масштабына кадәр үстерергә мөмкин. Бу хакта LIGA FORUM катнашучылары белән очрашуда Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте. Чара «ACCELERATOR»III сменасы кысаларында узды.
Бу елның ACCELERATOR йомгаклау сменасы 24 августта старт алды һәм 28 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда илнең 19 төбәгеннән 93 югары һәм һөнәри белем бирү оешмасыннан 356 вәкил катнаша. Быел LIGA FORUM сменаларында барлыгы 1000нән артык кеше катнашты.
Очрашуның төп темасы : яшьләр инициативалары һәм Татарстан Республикасы яшьләре потенциалын гамәлгә ашыру.
«Безнең бурыч-яшьләрне тыңлау, шулай ук аларның проблемаларын хәл итү юлларын туплау. Бу яшь белгечләрнең Татарстанда үз урыннарын табарга бөтен мөмкинлекләр барлыгын белүләре һәм ышанулары өчен кирәк»-дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.
Яшьләр һәм хакимият органнары арасында диалогка УРАМ экстрим-паркы кейсын мисал итеп китерде. "УРАМ паркы яшь егетләр инициативасы белән оештырылган иде. Ул яшьләр җәмәгатьчелеге өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлау белән хупланды. Инициаторлар паркны үзләре проектладылар, аны төзүдә катнаштылар, ә хәзер-үзләре бу пространство белән идарә итәләр», - диде министр.
«Без сездән республика яшьләре мохитен яхшырту, үстерү гә юнәлтелгән фикерләр, идеяләр һәм инициативалар көтәбез. Сез бүген белем һәм күнекмәләр алу этабында. Ул белемнәрне киләчәктә актив кулланырсыз. Үз юлыгызны аңлы һәм дөрес сайлавыгызны телим. Гомер бер генә. Аны «Мин бәхетлеме?» соравына җавап биреп, гадел һәм эчкерсез яшәгез!»- дип үзенең теләкләрен җиткерде Дамир Фәттахов.