Шәһәр - RE’ACTOR: Казанда мультижанр креатив индустрияләр фестиваленә старт бирделәр

2021 елның 28 августы, шимбә

Милли китапханәдә Шәһәр- RE’ACTOR  мультижанр креатив индустрияләр фестивален рәсми ачу тантанасы үтте. Фестивальнең төп программасы «Креатив бизнес өчен мөмкинлекләр һәм аның төбәк икътисадына керткән өлеше»панель дискуссиясеннән башланды. Анда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Идел-Вятка банкы рәисе урынбасары Рушан Сәхбиев, Казан шәһәре парклары һәм скверлары арт-директоры Дарья Куракова, төбәкара арт-резиденцияләр челтәре җитәкчесе Олег Федоровлар катнашты.

Экспертлар Татарстанда креатив индустрияләрне үстерүнең иң мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  Бу өлкәдә бизнес һәм дәүләт партнерлыгыннан башлап, иҗат әһелләре өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре каралды.

"Креатив индустрияләр үсеше тиешле экосистемага бәйле. Re ' ACTOR безнең өчен төп элементлары булган әлеге экосистеманың үзенә күрә бер моделенә әверелде. Алар түбәндәгеләр:  креатив индустриянең төрле юнәлешләрендә танылган экспертлар катнашында белем бирү программасы; проектлар өчен сервислар һәм ресурсларны  үз эченә алган, вакыйгаларга бай булган, аның кысаларында проектлар авторлары үзләре турында белдерә һәм үзләренең максатчан аудиториясен һәм партнерларын таба ала. Экосистеманың төп элементы, әлбәттә, барлык процессларның объекты һәм субъекты сыйфатында яшьләр үзләре.  Алар шулай ук иҗади стартап авторлары да,» - диде Дамир Фәттахов.

 «Шәһәр — RE’ACTOR» —Татарстанда беренче иҗади индустрияләр фестивале. Ул бөтен ил күләменнән 30 экспертны һәм 70тән артык иҗат әһелен җыйды.  Фестиваль Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 28-29 август көннәрендә ике көн дәвам итә. Фестивальнең белем бирү программасы ВК рәсми төркемендә трансляцияләнә.

Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, яшьләр эшләре буенча  федераль агентлык һәм Таврида арт-кластеры ярдәме белән үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International