«Мәдәни код» фестивале: Татарстан Республикасы Көнендә Казанда 7 мурал тәкъдим ителде

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Казанда «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты кысаларында оештырылган «Мәдәни код» халыкара урам сәнгате фестивале –муралларны рәсми ачу тантанасы булды.

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковец, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры урынбасары Антон Сериков, «Мәдәни код» проекты авторы, заманча сәнгатьне үстерү һәм ярдәм итү фонды президенты Дмитрий Левочкин, шулай ук «Мәдәни код»рәссамнар-резидентлары катнашты.

«Мәдәни код»-Халыкара фестиваль, аның кысаларында дөньякүләм стрит-арт бергәлеге дип танылган Россия һәм чит ил рәссамнары Россиянең төрле төбәкләрендә мураллар тудыра.  

«Мәдәни код»-төрле өлкәләрдә яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыруның ачык  мисалы. Бүген без җиде мурал ачабыз, димәк, аларның һәркайсы бәйсез урам рәссамнары тарафыннан булдырылган, алар безнең шәһәребезне өйрәнүдә үз уникальлеген күрсәттеләр һәм истәлекле урамнарда һәм объектларда иҗат итү мөмкинлеген алдылар.  Бу-креатив яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр, энергия юнәлеше, туган республикабыз хакына берләшү», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Проект рәссамнары үз эшләре турында:

Андрей Калугин: Эш Габрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романына багышланган. Анда сөйгәненә дип чәчәкләр кәрзине тоткан яшь ир-ат сурәтләнгән. Мансурның Гөлшәһидәне гүзәл һәм хуш исле чәчәк бәйләме белән сөендерәсе килә, дип уйларга була.Муралның җиңел атмосферасы аллеягә туры килә һәм аны тулыландырып тора.

Sav45: Мeрал Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романына багышланган. 2018 елдан башлап «Ак чәчәкләр»  – Казанның Әпсәләмов урамында урнашкан җәмәгать пространствосы. Вячеслав герой Гөлшаһидә Сафина белән илһамланган. Әсәрнең геройлары-табиблар, ә ак умырзая чәчәге - ак халатлы кешеләрнең игелекле хезмәте символы.

Рөстәм Qbic: «Вакыт көче». Бу эш минем шәхси персонажым – Рубик турында мураллар сериясен дәвам итә. Ул теләсә нинди авырлыкларны, бурычларны җиңү турында. Безнең һәркайсыбыз алар белән очраша, бигрәк тә өлгер яшьтә. Иң мөһиме-аларны уңай һәм җиңеллек белән каршы алу.

ARSEK&ERASE иҗади дуэты: Безнең эш-безне һәр көн дәвамында озата баручы ике күк яктылыгына багышлау. Эскизның идеясе Казанның мәдәнияте һәм танылган урыннары белән танышу барышында килде. Аерым алганда, без Сөембикә манарасын бизәп торучы элементларның берсе белән илһамландык.

Pilot&Hef иҗат дуэты: «Тамырларга багышлау». Бу эш – үткәннәргә караш. Кайчандыр малайлар белән без кулларга аэрозоль буяу алдык һәм Нью-Йорк диварларында рәсем ясарга киттек. Безне күреп алуларын, үзебез  турында белдерергә һәм рәссам буларак танылырга теләдек. Бүген инде без дөнья буйлап сәяхәт итүче өлкән, тәҗрибәле рәссамнар. Бүген без Казанда хезмәт куябыз  һәм, элеккеге кебек үк, үзебез турында сәнгати яссыллыкта белдертәбез.

Гомумән алганда, 2021 ел ахырына кадәр фестиваль кысаларында 60ка якын мурал төзеләчәк. Хәзерге вакытта рәссамнарның эшләрен Одинцово (Мәскәү өлкәсе), Чиләбе, Казан, Яшел Үзән (Ставрополь крае) һәм Мәскәү өлкәсенең Солнечногорскида «Сенеж» идарә остаханәсендә күрергә мөмкин.

«Мәдәни код» проектын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Президент грантлары фонды ярдәмендә заманча сәнгатькә ярдәм итү һәм аны үстерү фонды. Проект заманча сәнгатьне популярлаштыруга, талантларга ярдәм итүгә һәм шәһәр тирәлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International