Иҗади яшьләр татарстанлыларны Республика көне белән котлады

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданында «Наше время — Безнең заман» фестиваленең лауреатлары һәм җиңүчеләре халыкны Республика көне һәм шәһәр көне белән котлады.

«Бәйрәмне иртәгәсе көнгә ышаныч һәм горурлык хисе белән каршы алабыз. Безне бай тарих һәм мәдәни мирас аерып тора. Безне республикада гамәлгә ашырыла торган амбициоз проектлар аерып тора. Бу Россияне тагын да куәтлерәк, ә анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да мулрак итә. «Наше время - Безнең заман» фестивале — Татарстан Республикасының социаль сәясәтенең ачык мисалы. Яшьләр - безнең киләчәгебез, бу республиканың стратегик ресурсы. Фестиваль безнең яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга ярдәм итә. Ә аның эре предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан хуплануы әһәмиятен ассызыклый», — дип белдерде сәхнәдән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев.

Эшләүче яшьләрне ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков та котлады, проектны оештыручылар командасының  Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте дирекциясенең зур эш башкаруын билгеләп үтте. «Г. Камал театр каршындагы мәйданда «Наше время - Безнең заман» фестиваленең легендар  концерты күркәм традициягә әверелә. Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары бирегә ел саен бик теләп киләләр һәм балаларыбызның талантларыннан чын ләззәт алалар», - дип билгеләп үтте ул

Тамашачылар эшче яшьләр тарафыннан әзерләнгән 30дан артык номерны бәяләде. Быел эшләүче яшьләр фестивале Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган, шуңа күрә сәхнәдә дөньяның төрле халыкларының биюләренә һәм җырларына бай матур программа әзерләнгән иде.

«Үз учреждениесендә вокалчылар да, хореографлар да, музыкантлар да булмаган  урыннарда ни дәрәҗәдәге көчле потенциалга ия хезмәткәрләр барлыгын ачып, таң калдырды безне әлеге фестиваль. Алар бу фестивальгә шулкадәр якын килә,атмосферасына тулаем үтеп керә, хәтта катнашудан баш тарткач та, яшьләр яңадан бу эшчәнлеккә әйләнеп кайта, чөнки алар үз тормышларын инде шуннан башка күз алдына да китерә алмый», — дип сөйләде «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов.

Шул ук вакытта Татарстанның эшче яшьләренең иҗади тормышы тәмамланмый: 4-18 сентябрьдә ул беренче зур гастроль турының бер өлеше булачак, анда шулай ук «Созвездие — Йолдызлык»республика фестиваленең җиңүчеләре һәм лауреатлары катнашачак.

Танылган мәдәни брендларның масштаблы иҗади турниры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак. Тамашачылар иң яхшы номерларны күрәчәк, биредә ике фестивальнең иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары, шулай ук җирле коллективлар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International