Ел саен үткәрелә торган «Вверх!» бәйгесенә старт бирелде. Гариза бирү кампаниясе 2021 елның 31 августыннан 8 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
«Вверх!» — 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен стажировкалар системасын тәкъдим иткән үсеш бирүче программа, ул Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә конкурс процедураларын уңышлы узуга ярдәм итә.
«Вверх!» республика бәйгесе берничә этапта үткәрелә. Ачылу һәм белем бирү программасы 16 октябрьдә, конкурс процедуралары һәм министрлыкларда һәм ведомстволарда 17 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр узачак.
Бу елның яңалыгы булып дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазифасын вакытлыча биләп торуга конкурс үтү мөмкинлеген бирү торды.
Катнашу өчен 2021 елның 8 октябренә кадәр рәсми сайтта гариза калдырырга, сайтта тәкъдим ителгән форма буенча резюме тутырырга кирәк. Инстаграм яки Вконтактта социаль челтәрендә пост язарга яки тәкъдим ителгән темаларның берсенә видео төшерергә кирәк: «Дәүләт хезмәте — яшь кеше өчен перспектива», «Ни рәвешле дәүләт хезмәте яшь кеше өчен карьера төзү юлларының берсе булып тора». Моннан тыш, видео яки постта #Вверх2021 хештегын куярга һәм @vverx_rt. аккаунтын билгеләргә кирәк. Гариза бирү этабының соңгы биреме-дәүләт төзелеше темасына сынау тесты.