Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов эшле сәяхәт белән Бөгелмә һәм Әлмәт районнарында булды. Ул Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров белән Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицеенда уку елы башлану уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты.
Рәсми чарадан соң, спорт залын, бассейнны һәм лицейның уникаль геология музеен карадылар, шулай ук 10 һәм 11 сыйныф укучылары белән очрашуда катнаштылар. Быел Бөгелмәдә парталар артына 12 330 укучы утырды.
Дамир Фәттахов шулай ук Әлмәт районында «Графит» һәм «Момент» яшүсмерләр клубларын ачты. Чарада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
«Графит» һәм «Момент» яшүсмерләр клублары капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты, аны җәй көне яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында үткәрделәр. Клубның концепциясен һәм проектын эшләү архитекторлар һәм республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге тарафыннан башкарылган.
Дамир Фәттахов эш нәтиҗәләр карады һәм яшүсмерләр клубы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре белән әңгәмә үткәрде.
«Һәр яшүсмернең ял итү урыны булуы мөһим. Анда ул чын-чынлап кызыклы нәрсәләр белән шөгыльләнә алсын өчен, программалаштыру яки киберспорт, мастер-класслар һәм лекцияләр, психолог белән эшләү яки китаплар уку кебек чаралар булуы мөһим. Мондый яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләре күбрәк булган саен, үсмерләрнең урамда югалмаячагы һәм деструктив компанияләргә эләкмәс, ә эш белән шөгыльләнәчәк дигән өмет зуррак. Яшүсмерне җәлеп итү-безнең төп бурыч», - дип нәтиҗә ясады министр.
Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 28 муниципаль берәмлектә 224 яшьләр(яшүсмерләр) клублары эшли. Шулардан 24 муниципаль берәмлектә 153 клубка 600 млн сумлык ремонт ясалган. Ремонт 2015 елдан бирле биналарга капиталь ремонт ясау һәм матди базаны ныгыту программасы кысаларында башкарыла.
2021 ел программасына 9 яшьләр (яшүсмерләр) клубын капиталь ремонтлау һәм гомуми суммасы 100 млн. сумлык 2 яшьләр (яшүсмерләр) клубы буенча проект эшләрен башкару кертелгән. Бүгенге көндә 6 яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшләр тәмамланган, 3 яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшләр тәмамланып килә.