«Э-моция» перфоманс инклюзив студиясе Нурбәк Батулла белән инклюзив һөнәрчелек остаханәсенә катнашучыларны җыя. Мастерскойда 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. «Перформансның инклюзив остаханәсе» ул – «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла җитәкчелегендә тугыз ай иҗат һәм үз-үзеңне камилләштерү.
Дәресләр бушлай, атнага 2 тапкыр сентябрьдән май аена кадәр уңайлы мохит таләпләрен канәгатьләндерә торган зал базасында узачак. Мастерскойның йомгаклау эше катнашучылар белән бергә куелган перформанс булачак.
Анда катнашу өчен, 5 сентябрьгә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга һәм конкурс сайлап алуны үтәргә кирәк. Анкетага ике минутлык бию импровизациясе видеосын беркетергә кирәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Инклюзив Һөнәрчелек остаханәсе» проекты «Таврида» арт-мәктәбенең физик затлар арасында яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы тарафыннан хупланды