Татарстан яшьләре «Таврида.АРТ» фестиваленең волонтерлары булачак

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Таврида.АРТ» фестиваленең волонтерлары белән төбәкара очрашу үтте. Чарада ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Алла Кондратьева катнашты.

3 сентябрь көнне Татарстанның 14 волонтеры Кырымга «Таврида» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумына җыелачак. Яшьләр форумны оештыру эшләрен «протокол», «белем бирү программасы», «кыр кухнясы», «катнашучыларны кайгырту» һ.б. юнәлешләр буенча башкарачак.

«Сез яшьләр өчен иң уникаль чараларның берсе – Таврида фестиваленә иң актив, амбициоз волонтерлар командасына сайлап алындыгыз. Кластер сезнең һәркайсыгыз күңеленә хуш килгән эшне сайлый алырлык мөмкинлекләр тәкъдим итә, мин сезгә аларны максималь дәрәҗәдә кулланырга теләп калам», - дип йомгаклады Алла Кондратьева.

Өченче фестиваль 8-12 сентябрь көннәрендә «Таврида» арт-кластеры мәйданчыгында узачак. Татарстан данын 100 кеше яклыячак. Катнашучылар арасында  -  «Таврида» арт-кластеры резидентлары, ArtMasters иҗади компетенцияләр сферасында Ачык милли чемпионат конкурсантлары, «Россия-  мөмкинлекләр иле» проектларының финалистлары һәм ярымфиналистлары, #БезБергә үзара ярдәм күрсәтү Бөтенроссия акциясе волонтерлары, коммерцияле булмаган оешмалар һәм медиаиндустрияләр вәкилләре, «Озын тәнәфес» проекты катнашучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International