Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» фестивальләренең зур гастроль туры башлана

2021 елның 3 сентябре, җомга

4 сентябрьдә Түбән Камада берьюлы ике республика «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман»фестивальләрендә җиңүчеләр һәм лауреатларның зур гастроль турының беренче концерты була.

Танылган мәдәни брендларның киңкүләмле иҗади туры 4-18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак. Тур Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Иҗади яшьләр һәм эстрада сәнгатенең яшь йолдызлары арасында лауреатлар һәм җиңүчеләр шәһәр халкына дөньяның төрле халыкларының биюләренә һәм җырларына бай матур программа бүләк итү өчен берләшәчәк. Иҗади десантта -  ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казан музыка һәм театр училищесы студентлары һәм аны тәмамлаучылар.

Алар арасында-«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при ияләре, La Scala (Милан) һәм Россиянең Зур театры солисты Рузил Гатин, Казан вокаль дуэты Инсаф Ганибаев һәм Миләүшә Ногманова, Яр Чаллы шәһәренең «ЛИК» балалар хореография студиясе, Зәй шәһәренең «Мирас» халык вокаль-хореографик ансамбле, Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсы Гран-при иясе, Мәскәү мюзикл театры актеры Алексей Родионов, җырчы һәм федераль театр проектлары актеры Михаил Урецкий һәм башкалар.

 «Без,фестивальнең, дөньяның төрле шәһәрләрендә тамашачылар алкышларына күмелгән башкаручылар номерларыннан торган өч сәгатьлек программаны тәкъдим итәчәкбез. Казан, «Пирамида» яки «УНИКС»ка Гала-концертка килү мөмкинлеге һәркемдә дә юк. Бу бәхет, рухи мирасны мөмкин кадәр күбрәк тамашачы бәяләвен теләр идем», – дип ассызыклады фестиваль хәрәкәтләренең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.

Ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булучылар – «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ вокаль ансамбле, Шамил Хаҗипов һәм Радик Зәйнуллов дуэты, шулай ук республиканың Тукай районыннан бертуган Ильмир һәм Илнур Габидуллиннар тәкъдим итәчәк.

«Берьюлы ике фестивальдән торган мондый зур күләмле турның бездә булганы юк иде әле, – дип билгеләп үтте Дмитрий Туманов. - Һәр районда программа аерылып торачак. Тамашачылар Безнең дус күпмилләтле республикада яшәүче халыкларның төрлелеген күрә алачак. Бу - талантлы балалар һәм Татарстанның эшләүче яшьләре ясаган онытылмаслык бәйрәм булыр».

Концертлар ачык мәйданчыкларда һәм авыл мәдәният йортларында узачак. Тамашаларга керү бушлай булачак. Моннан тыш, турда катнашучылар зур концерт оештыру өчен сәхнә костюмнары, яктылык һәм тавыш җиһазлары алып киләчәк.

Түбән Камада чыгыш ясаганнан соң икенче көнне үк «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» артистлары Әгерҗе районында (Варклед-Бодья авыл мәдәният йорты) чыгыш ясаячак. Тур Менделеевск районында – 6 сентябрьдә (Бәзәкә авыл мәдәният йорты), Ютазы районында – 8 сентябрьдә (Байлар һәм Ютазы авыл мәдәният йорты), Азнакай районында – 9 сентябрьдә (Тымытык авыл мәдәният йорты), Яшел Үзән районында – 11 сентябрьдә (Олы Җәке һәм Әйшә авыл мәдәният йорты), Кукмара районында – 12 сентябрьдә (Әсән-Елга һәм Вахитов авыл мәдәният йорты), Балык бистәсендә-13 сентябрьдә (Күки һәм Биектау авыл мәдәният йорты), Алексеевскида – 14 сентябрьдә (Алексеевск һәм Мөкерле авыл мәдәният йорты) һәм 16 сентябрьдә Кама Тамагы районында (Кама Тамагы һәм Иске – Кази авыл мәдәният йорты). Моннан тыш, Зур концертлар Әлмәттә (10 сентябрь), Чистайда (15 сентябрь) һәм Буада (18 сентябрь) узачак.

Тур концертларына керү ирекле. Барлык концертлар 18.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International