«Авылны бел»: Татарстан республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы #АлгаБелемнәргә акциясенә кушылды

2021 елның 3 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе  «Авылны бел» марафоны кысаларында Буа, Чүпрәле, Әтнә һәм Биктау районнары яшьләре өчен дәүләт ярдәме күрсәтү турында лекция укыды

Төп темаларның берсе булып авыл җирлекләрендә яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтә алу мөмкинлеге, аеруча торак программалары, яшь белгечләргә фермерлык эшен башлап җибәрергә ярдәм күрсәтү торды.

Исегезгә төшерәбез, 1-4 сентябрь көннәрендә  «Белем» берләшмәсенең «Яңа белем» II федераль мәгариф марафоны кысаларында бөтен илдә «Алга белемнәргә» чаралары сериясе үтә. Мәктәп укучылары, студентлар һәм барлык теләүчеләр өчен белем бирү интенсивлары, тематик дәресләр үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International