Вакцинация турында бары хак сүз: Медицина волонтерлары агарту акцияләре сериясен уздырдылар

2021 елның 4 сентябре, шимбә

 «Иммунитет + «ТРО ВОД» ирекле проектының «Волотерлар - медициначылар» волонтерлары Татарстан Республикасы муниципалитетларында берничә күчмә чара уздырдылар.

«Вакцинация турында мифлар» дигән агарту акцияләре Чистай, Минзәлә һәм Буада узды.

Волотерлар - медициначылар командасы шәһәр халкына «Вакциналар аутизм уята», «Катнаш вакциналар сабыйларның кинәт үлү синдромын китереп чыгара», «Прививкалар ясатуга караганда  авыру һәм иммунитет ныгыту яхшырак» кебек мифлар китерелгән мәгълүмати битләр тапшырды. Өстәмә рәвештә волонтерлар фәнни исбатланган фактлар алып килделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.

Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм Түбән Камада  «Иммунитет+» проекты волонтерлары командасы «Яшьлектән сәламәтлегеңне сакла»дигән акция-квест үткәрде. Шәһәр халкы медицина тематикасына биремнәр һәм ребуслар чиштеләр. Профилактикалау алымнары турындагы сорауларга шәһәрлеләр уңышлы итеп җавап бирделәр. Дөрес җаваплар өчен проект эмблемасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты һәм «Россия иреклесе 2020» Бөтенроссия конкурсы гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International