Яшь рәссам Фаяз Азизов Казанның архитектура һәйкәлләре белән цифрлы картиналар тәкъдим итәчәк

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Samsung, Sberbank, Warner Music компанияләре өчен проектлар төзүче яшь рәссам Фаяз Азизов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә NFT форматындагы Казан турында беренче цифрлы картиналар чыгарачак.

NFT-ул цифрлы сәнгатьтә заманча юнәлеш, анда музыка, текст, сурәт, 3D модель, тарих һәйкәле яки бер архитектура ансамбле сәнгать объекты була ала.

Фаяз Азизовның авторлык эшләре сериясе Binance NFT платформасында цифрлы аукцион кысаларында тәкъдим ителәчәк. Аның проектында Казанның архитектура ансамбле тәкъдим ителәчәк, аның үзәк урыны Европада иң зур мәчетләрнең берсе – Кол Шәриф булачак.

«Әлеге эшләр ярдәмендә мин сезне Казан шәһәренең архитектура һәйкәлләре белән таныштырырга телим. Минем максат-аларны цифрлы форматта мәңгеләштерү һәм туган шәһәрем тарихын популярлаштыру. Җыентыкта республика өчен әһәмиятле объектлар тәкъдим ителәчәк һәм алар турында тарихлар сөйләнәчәк. Киләчәктә NFTны тирәнтен өйрәнергә һәм яңа картиналар булдырырга планлаштырабыз», - дип сөйләде автор.

Фаяз Азизов өчен илһам чыганагы-үткәннең бөек каһарманнары, поп-арт, фәлсәфә, социаль-мәдәният һәм музыка. Рәссам цифрлы форматта якты, истә калырлык әсәрләр иҗат итә. Төп концепция – аның кагыйдәләрдән һәм вакыттан азат булган эчке дөньясы проекциясе. Рәссам эшләре төрле илләрдән килгән коллекционерларга санлы аукционнарда сатыла. Рәссамның яңа коллекциясе өчен музыканы Казан композиторы һәм саунд-продюсеры Максим Фролов яза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International