Түбән Кама шәһәренең Нефтехимиячеләр паркында «Созвездие — Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» Республика фестивальләренең зур гастроль турының беренче концерты үтте.
«Агымдагы 2021 ел безнең, түбәнкамалылар өчен аерым мәгънәгә ия. Безнең шәһәр 55 еллык юбилеен билгеләп үтә. Иҗади сәләтле балаларга ярдәм итү республика үзәге ярдәмендә,шулай ук яшьләр һәм аларны илһамландыручы Дмитрий Туманов ярдәмендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән үтүче бүгенге масштаблы концерт Түбән Кама халкы өчен тагын бер зур бүләк ул », — дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән Түбән Кама мэры, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин.
Ачык мәйданчыкта фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары өч сәгать дәвамында төрле халыкларның җырлары һәм биюләрен бүләк иттеләр. Аларның чыгышларына ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка һәм театр училищелары студентлары һәм аны тәмамлаучылар да кушылды. Бер сәхнәдә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при ияләре, La Scala (Милан) һәм Россиянең Зур театры солисты Рузил Гатин, Казан вокаль дуэты Инсаф Ганибаев һәм Миләүшә Ногманова, Яр Чаллы шәһәренең «ЛИК» балалар хореография студиясе, Зәй шәһәренең «Мирас» халык вокаль-хореографик ансамбле, Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсы Гран-при иясе, Мәскәү мюзикл театры актеры Алексей Родионов, җырчы һәм федераль театр проектлары актеры Михаил Урецкий һәм башкалар чыгыш ясады.
«Татарстан Президенты бу десантны безнең гүзәл республика халкына төп милли байлык — ул, әлбәттә, балалар булуын күрсәтү өчен җибәрде. Без монда булуыбыз һәм матур сәхнәдә чыгыш ясавыбыз белән бәхетле. Шәһәр мэрына бүген монда, Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсендә булганыбыз өчен рәхмәт. «Бу шәһәр мондый бриллиантка лаек, шуңа күрә «Созвездие-Йолдызлык» җитәкчелеге һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы уникаль турны нәкъ менә Түбән Камадан башларга карар кылды», — дип ассызыклады фестиваль хәрәкәтләренең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.