«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә татар шагыйре Хәсән Туфан тормышы турында спектакль куелачак

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» төркеме татар шагыйре Хәсән Туфан турында спектакль әзерли. Премьера быел татар шагыйренең туган көнендә – 9 декабрьдә көтелә.

«Арт-резиденциянең театр кластеры үсеп килүче буынга бөек талантларның белемнәрен тапшыру өчен нигез булып торуын теләр идем. Яшьләрнең вакыт белән сыналган иҗатчылар иҗаты белән танышу мөмкинлеге булуы әһәмиятле», – дип саный фестиваль хәрәкәтләренең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.

Яңа спектакль Хәсән Туфанның бөтен тормышын һәм иҗатын яктыртачак, әсәр  татар иҗатчысының  үз Ватанына, халкына, каләмдәш иптәшләренә, балаларына, иң мөһиме-хатыны Луиза Сәлиәскәровага карата чиксез мәхәббәт аша сөйләнәчәк.

«Бу ихлас һәм чиста мәхәббәт иде,-дип сөйләде арт-резиденциянең әдәби бүлек мөдире Елена Крайнова. - Хәсән Туфан иректән мәхрүм ителү урыннарында булганда, хатыны,  бар нәрсәне йөрәгенә якын ала торган нәфис хатын-кыз  буларак, репрессия авырлыкларын үз җилкәләренә алып, ирен начар яңалыклар белән борчымаска тырышты.

Эшен югалткан, кечкенә улы Идегәй авырудан үлгән, начар яшәү шартларына калган Луиза иренә посылкатапшыру мөмкинлеге булсын өчен канын бирә башлый. Ире Казанга әйләнеп кайтуга инде Луиза тормыштан киткән була. Хәсән Туфан сөеклесенә бүләк ителгән ридикюльне ачып җибәргәч, аннан кан бирү, коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту турындагы туктаусыз түләүләр коела. Шул мизгелдән Туфан иҗатында лирик шагыйрь дип аталган яңа чик башлана.

Спектакль музыкаль драма спектакле булыр дип көтелә. Премьера татар телендә узачак. Соңрак рус телендә дә булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International