Волонтерлар Росстатка 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Ирекле ярдәмчеләрне теркәү 30 сентябрьгә кадәр ачык.
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның волонтерлык корпусы илнең 85 төбәгеннән 16-50 яшьлек 25 мең кешене берләштерәчәк. Иреклеләр предприятие һәм оешмалар территориясендә эшләүче халык санын алу өчен күчмә участокларда мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәкләр, халык санын алуның гомуми мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирәчәкләр, шулай ук исәпкә алу участогында яки күпфункцияле үзәкләрнең эш станцияләрендә катнашу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.
Шулай ук волонтерлык корпусында катнашучылар гражданнарны дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон формада исәпкә алу кәгазьләрен тутыру өчен күпфункцияле үзәкләрдә билгеләнгән урыннарга озатуда ярдәм итәчәкләр.
Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында ирекле ярдәмчеләр махсус укулар үтә алачак. Барлык волонтерлар да эш вакытында туклану һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.
Волонтерларны теркәү 30 сентябрьгә кадәр сайтта ачык булачак.