Казанның Киров районындагы Клара Цеткин урамы, 33 йорт адресы буенча урнашкан йорт фасадын «Йокы» дип аталган яңа мурал бизәде. Эшнең авторы- 24 яшьлек рәссам Ләйсән Әюпова, ул «ФормАрт»стрит-арты фестивалендә финалист булды.
Фестивальнең сайлап алу этабы 1 июньнән 7 июльгә кадәр узды. Бу чорда formartpfo.ru сайтында Идел буе федераль округының 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнарыннан гаризалар кабул ителде. Гариза сайтта тутырылган анкетаны, шулай ук конкурс эше эскизын үз эченә алды. Эшләрне сынлы һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә абруйлы федераль һәм региональ экспертлар бәяләде.
Татарстан Республикасыннан барлыгы 11 гариза бирелгән иде. Идел буе федераль округы буенча 138 рәссам гариза тапшырды.
Ләйсән Әюпова кечкенәдән иҗат иткән, сәнгать мәктәбендә белем алган, аннан соң Яр Чаллы педагогия университетының сәнгать һәм дизайн факультетында белем алган.
Моралның үзәк өлешендә – үсемлекләр һәм хайваннар белән әйләндереп алынган пыяла эчендәге кыз. Бүтән, әле өйрәнелеп бетмәгән чынбарлыкның гәүдәләнеше буларак йокы - үз-үзеңне танып белү потенциалы. Һәркемнең үз күзаллауларында һәм төшләрендә үзгә киләчәк дөньясы. Бу кешеләргә «күзаллаулар дөньясында» кайвакыт үткән тәҗрибәләрне кичерү мөмкинлеге бар дигән юллама. Нәкъ менә йокы чынбарлык һәм киләчәкне танып белү дөньясына юл күрсәтүче була , һәркемне ул теләгән киләчәккә рухландыра ала.«Рәссам Сальвадор Дали үз төшләренең призмасы аша безнең чынбарлыкны үзгәрткән кебек», - дип аңлатты Ләйсән Әюпова.
«ФормАрт» стрит-арт фестиваленең өченче этабы 25 сентябрьдән соң булачак.