12 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының 7 районында ZAKARIA төркеменең «ZAKARIA. Күпмилләтле арт-сольник» күргәзмәсе узачак. Чаралар Әлки, Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Баулы, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында көтелә.
Төркем репертуарында Идел буе халыкларының 7 телдә аутентик җырлары яңгырыячак: татар, рус, чуаш, керәшен, башкорт, мари, мордва, удмурт телләре.
Гастрольләр турына 12 сентябрьдә Әлки районыннан старт биреләчәк (Базарлы Матак авылы, район мәдәният йорты, 19.00), 24 сентябрьдә Питрәч районында (Питрәч авылы, район мәдәният йорты, 19.00), 25 сентябрьдә Баулы районында (Баулы шәһәре, М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты, 18.00) узачак. 1 октябрьдә чара Теләче районында (Теләче авылы, район мәдәният йорты, 16.00), 2 октябрьдә – Әлмәт шәһәрендә (Әлмәт шәһәре, «Алмет» иҗтимагый үзәге, 17.00), 8 октябрьдә – Балык Бистәсе район мәдәният йортында узачак. Тур 9 октябрьдә Түбән Кама районында (Түбән Кама шәһәре халык иҗаты йорты, 18.00) тәмамланачак. Концертларга керү ирекле.
Концертлар яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның грант ярдәме белән оештырылды – узган ел ZAKARIA фолк-төркеме «Таврида»фестивалендә грант отты. Партнерлар булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты тора.