Дамир Фәттахов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты ТР Яшьләр эшләре экс-министры – Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттаховны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.

Орден медале белән Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдә, җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән уңышлары һәм кыюлыклары, шулай ук тормыш өчен куркыныч булган шартларда хәрби, граждан һәм хезмәт бурычын үтәгәндә актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр.

Дамир Фәттахов 2018 елның июнендә Татарстанның Яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары (2016-2018 еллар), шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы (2010-2016 еллар), Киров районы администрациясе башлыгы (2009-2010 еллар) булып эшләгән. Фәттахов карьерасын Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарында (1997-2006) эшли башлый. Аннары ул Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына билгеләнде. Бу вазифада ул 2006 елдан 2009 елга кадәр эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International