«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» Республика фестиваль хәрәкәтләренең беренче концерт туры экваторы узды. Өч сәгатьлек Гала-концерт Әлмәттә гөрләп узды.
«Татарстан «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» сүзләрен ишетмәгән, мәгънәсен аңламаган бер генә әти-әни дә, студент та, укучы бала да юктыр. Бу – зур һәм уникаль хәрәкәт. Ул безнең республикада иң актив, иң талантлы балаларны һәм яшьләрне берләштерә. Аның шәһәребездә үтүе – зур горурлык»,- дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.
Ачык мәйданчыкта фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары җыр һәм бию аша шәһәр халкына дөньяның төрле халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Аларның чыгышларына ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка һәм театр училищелары студентлары һәм аны тәмамлаучылар да кушылды.
«Бу фестиваль хәрәкәтенә дөньяда тиңнәр юк. Иң мөһиме - алар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә элита тәрбиялиләр», - дип белдерде фестиваль хәрәкәтләренең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.
Эстраданың яшь йолдызларын һәм талантлы яшьләрне Балык Бистәсендә – 13 сентябрь, Алексеевскида- 14 сентябрь, Кама Тамагы районында 16 сентябрь, Чистайда -15 сентябрь, Буада 18 сентябрь көннәрендә концерт белән көтәләр.
Концертлар ачык мәйданчыкларда һәм авыл мәдәният йортларында үтә. Керү ирекле.