14-24 августта «Росатом» дәүләт корпорациясе «Белем бозваткычы.Homo Science project» Төньяк полюска таба мәгариф экспедициясе кылды. Сәяхәттә 12-23 яшьләрдәге бөтен Россиядән 80нән артык талантлы укучы һәм студент катнашты. Экспедициядә Татарстаннан 96 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Эрика Власова катнашты.
Эрика «Белем бозваткычы» Бөтенроссия балалар интеллектуаль конкурсында җиңү яулады.
«Мине Төньяк полюска узган елгы экспедициядән видео илһамландырды. Мин дә катнашырга карар кылдым. Соңгы мизгелгә кадәр барысы да миңа шикләнебрәк карый иде.Тик миңа инде баштан ук нәрсәдер Бөтенроссия конкурсы төзелешенең гаделлегенә ышанырга мәҗбүр итте, әле тойгы сынатмады.Уен кагыйдәләре бик ачык һәм аңлаешлы иде. Бәйгене оештыруда мондый ачыклык сөендерде. Аннан да бигрәк атомфлот хезмәткәрләренең мөнәсәбәте, экспедицияне оештыручыларның миңа шундый игътибарлы булулары канәгатьлек тудырды», - дип белдерде Эрика.
Конкурс үзе дүрт этаптан торды, шулай ук иҗади конкурс һәм «Төньяк полюска эләккәч, мин нәрсә эшләячәкмен?» дигән сорауга җавап белән видео-эссе тапшырырга кирәк иде. Нәтиҗәләр буенча 25 җиңүче билгеләнде, баллар буенча Эрика алтынчы урынны алды.
Катнашучылар Мурманск-Төньяк полюс маршруты буенча экспедициягә «Җиңүнең 50 еллыгы» атом бозваткычында юл тотты.
Экспедиция программасы өч блоктан торды: лекция, креатив һәм проект блогы, алар проектның төп миссиясенә – фәнне популярлаштыруга, яшь буын арасында интеллектуаль хезмәткә тартылуга нигезләнгән иде.
Проект кысаларында балалар дөнья тирәли иң тиз сәяхәтне тормышка ашырдылар. 18 август көнне 11.47 сәгатьтә Мәскәүдә бозваткыч Төньяк полюсның географик ноктасына җитте, ә катнашучылар җир меридианнары урнашкан ноктаны берничә минут эчендә әйләнеп уздылар.
12-17 яшьлек мәктәп укучылары өчен «Белем бозваткычы» конкурсының яңа сезонына старт агымдагы елның октябрь аена планлаштырылган. Төп приз-2022 елның җәендә «Җиңүнең 50 еллыгы» атом бозваткычында шундый ук арктик экспедициядә катнашу.