Казанда СКМЛ слетының волонтерлар корпусы өчен укыту семинары узачак

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

17 сентябрьдә Казанда студентлар клублары Милли Лигасы слетының волонтерлар корпусы укыту семинары эшли башлаячак.

 Семинар – волонтерлар өчен мөһим  күнекмәләр, компетенцияләр  алу һәм тәҗрибә уртаклашу  мәйданчыгы. Анда 200 волонтер катнашачак. Алар слетны оештыру һәм үткәрүдә ярдәм итәчәк.

Укыту 7 функциональ юнәлеш буенча узачак: командалар барлыкка килү нигезләре, уенчыларны өйрәнү, үз-үзеңне презентацияләү күнекмәләрен үстерү, волонтерлык мохитендә стресс-менеджмент белән эшләү, мотивацияне үстерү, кире элемтә системасын эшкәртү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча теория һәм гамәли күнекмәләр.

  Атна дәвамында волонтерлар Бөтенроссия һәм халыкара чараларны оештыру өлкәсендә методикалар һәм инструментларны өйрәнәчәкләр, ә аннан соң аларны практикада беркетәчәкләр. Семинарларда слетның эшлекле һәм мәдәни-ял итү өлешен әзерләүгә игътибар биреләчәк.

Слет Казан шәһәрендә студентларның милли лигасы клубында 21-27 сентябрьдә үтәчәк. Ул Бөтенроссия студентлары форумы кысаларында үтә.

Белешмә: Студентлар клублары Милли Лигасы –  «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык»федераль проекты кысаларында ресурс яшьләр үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган яшьләр эшләре  Федераль агентлыгы проекты.

Студентлар клубларының Милли Лигасы - яшьләрнең бер-берсе белән үзара аралашу өчен киңлек, ул студентларның үз-үзләрен күрсәтә алу өчен күптөрле мөмкинлекләр булдырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International