Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән бергә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк.
Министрлык һәм экспертларның өстенлекле эш юнәлешләре буенча тәкъдимнәр җыю оештырылды, ул 2 атна дәвам итәчәк. Эксперт төркеме составы ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнде. Экспертлар арасында- үз эшенең осталары, хакимият органнары профиле буенча шактый эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган һөнәри, академия берләшмәләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре.
Алга таба әйтелгән тәкъдимнәр эксперт сессияләрендә каралачак, ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ай дәвамында ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «халыктан сораштырулар» сервисында узачак ачык онлайн-тавышка чыгарылачак. Бу этапта халык, алар фикеренчә, өстенлекле максат һәм бурычлар өчен тавыш бирә ала, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә ала.
Сораштыру нәтиҗәсендә күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак. Алар арасында иҗтимагый советларның йомгаклау утырышларында киләсе елга министрлыкларның биштән алып җидегә кадәр приоритеты билгеләнәчәк.
2022 ел дәвамында хакимият органнарының куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларны йомгаклау буенча халык алдында хисап тоту каралган.
Исегезгә төшерәбез, проект сынау режимында 2018 елда старт алды.