14-18 сентябрь көннәрендә Татарстанда XXXI татар яшьләре көннәре үтә. Бәйрәмне ачу тантанасы Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында үтә. Чара кунаклары - РФ дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Яшьләр эшләре министры Тимур Сөйләйманов, АО Тамедианың генераль директоры Шамил Садыков.
«Идел» яшьләр үзәге 20 елдан артык Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре өчен әһәмиятле чаралар оештыра: «Милләтебез хәзинәләре» - «Сокровища нации» балалар профильле сменасы, татар яшьләре лидеры мәктәбе, төрле конкурслар һәм башкалар, - билгеләп үтте Тимур Сөләйманов. Аның сүзләре буенча, Татар яшьләре көне алар арасында иң танылган чара.
Аның максаты-Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен мәдәни-милли берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу, төбәкләрдә татар яшьләре оешмалары алдында торган проблемаларны хәл итү.
Анда Россиянең 30 төбәгеннән 180 делегат катнаша: Татарстан Республикасы, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Коми, Ханты-Манси автоном округы, Ямал-Ненец автоном округы, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары; Әстерхан, Иваново, Калининград, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Ростов, Самара, Саратов, Волгоград, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән.
Рөстәм Шакиров Мәскәүдән килгән, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советын тәкъдим итә.
«Мин бу проектта беренче тапкыр катнашам. Бу чарага үз халкы өчен янып-көеп йөрүче фикердәшләрем белән аралашырга килдем. Без Мәскәүдә үзебезнең күптөрле проектларны оештырабыз. Татар яшьләрен берләштерүдә актив эшлибез,»- дип сөйләде Рөстәм Шакиров.
Илдар Садртдинов Ханты-Мансидан килгән. Аны Урай политехник колледжы җибәргән. «Мине монда Корьән һәм татар түбәтәе турында күбрәк белеп кайтырга дип җибәрделәр. Проектта үземнең фикердәшләремне табарга, идеяләр белән уртаклашырга телим,» - дип сөйләде Илдар.
Программада берләшмәләрдә эш планлаштырылган, төрле мәдәни программа, вокал, кул эшләре, журналистика, тарих, татар теле дәресләре буенча мастер-класслар бар. Чара делегатлары үзләренең проектларын тәкъдим итәчәкләр, үзара тәҗрибә уртаклашачаклар һәм чараның лидерын сайлаячаклар.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Идел» яшьләр үзәге һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.