45 муниципаль берәмлек, 100 авыл җирлеге һәм 5000нән артык катнашучы. «Татар-информ»МА мәйданчыгында авыл территорияләре буенча «Мөмкинлекләр вакыты» яшьләр турына йомгак ясадылар. Пресс-конференциядә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» рәисе Диләрә Шувалова катнашты.
Һәр елны үткәрелеп килүче яшьләр туры 2021 елның 22 августыннан 16 сентябрьгә кадәр Азнакай районында үтте. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ул беренче тапкыр авылларда үтте.
«Безнең өчен яшьләр туры-авыл территорияләрен үстерү командаларын формалаштыру тарихы. Яшьләр безнең һәм җирле хакимият белән бергә актуаль темалар турында ачыктан-ачык фикер алышалар, үзләре өчен кирәкле мохитне программалаштыралар, шулай ук булган ярдәм чаралары турында беләчәкләр. Нәтиҗәдә, республиканың төрле торак пунктларында үсеш командалары барлыкка килә, алар үзләре уйлап тапкан конкрет инициативаларны һәм планнарны тормышка ашыру белән кызыксыналар», – дип нәтиҗә ясады Тимур Сөләйманов.
Министрлык командасы, Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы буенча 15000 километрдан артык юл үтте. Бу зур юлда «Авыл көче» дип аталган 70 эшлекле уен үткәрелде, аларда 5000нән артык кеше турыдан-туры форматта һәм 300 меңнән артык онлайнда катнашты. Уеннар ярдәмендә яшьләр белән авылда старт мөмкинлекләре турында сөйләштеләр: авыл ипотекасы ничек эшли, эшкә ничек урнашырга яки үз эшеңне башларга, авылда яшьләргә финанс ярдәме бармы-юкмы? Шулай ук авыллардан яшьләр китү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм авыл халкының социаль хәлен яхшырту өчен яңа механизмнар булдырдылар.
«Тур нәтиҗәләре буенча без авыл яшьләренең зур потенциалы турында әйтә алабыз.Безнең чараларда аерым авыл кешеләре генә түгел, ә күрше авыллардан да катнаштылар. Күп кенә яшьләр үзенең үсеше өчен җаваплылыкны алырга әзер. Ә без аны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләргә, аңлатырга бурычлы», – диде Диләрә Шувалова.
Акция кысаларында Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә дә 3 яшьләр форумы үтте. Белем бирүче лекцияләр, ачык дискуссияләр, тематик иҗади мәйданчыклар.
Идеяләрне һәм эшләнелгән карарларны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы авыл территорияләрен үстерү командалары өчен төп бурыч булачак.