Татарстанда Татарстан Халыклары дуслыгы Фестивале уза

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Бу көннәрдә Яшел Үзән районының «Мирас» лагере мәйданчыгында Халыклар дуслыгы фестивале үтә. Фестиваль республиканың күпмилләтле яшьләренең дуслыгын һәм бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән өч масштаблы чараны берләштерә: «ЭтноСтартапФорум», этник компонентлы заманча кием-салым дизайнерлары фестивале һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы вәкиллекләре слеты.

Чарада декоратив-гамәли сәнгать осталары, этник компонентлы продукция җитештерүче яшь дизайнерлар һәм эшкуарлар, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары катнашты.

Чара кысаларында «этно-продукцияне алга этәрү», «этно-бизнесның җәмгыять үсешенә керткән өлеше», кураторлар белән эшләү темаларына  мастер-класслар һәм «Зурларча бизнес: уңышсызлыкларны ничек җиңәргә», «һөнәрченең төп хаталары» дип аталган очрашулар үтте. Шулай ук воркшоплар оештырылды.

Төп бурыч-Россия һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турындагы белемнәрне актуальләштерү өчен яшьләр мәйданчыгы булдыру.

Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өлкәсендәге актив эшчәнлеген ассызыклады. «Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы – этник форматтагы яңа кызыклы проектларның төп генераторларының берсе», - дип билгеләп үтте ул.

Яшьләр Ассамблеясе 30 яшьләр милли хәрәкәтен берләштерә, республиканың 20 муниципаль районында вәкиллеге бар, онлайн һәм онлайн форматында 60тан артык проект тормышка ашырды.

«Безгә миллилекнең яшьләр арасында популяр булуы мөһим. Яшьләрнең моңа үзләре дә актив җәлеп ителүе бик шәп. ЭтноСтартапФорум, «Таба» этномузыка фестивале, яшь дизайнерлар фестивале кысаларында без яшьләр арасында музыка, кием-салым, этник компонентлы аксессуарлар ни дәрәҗәдә актуаль һәм кирәкле булырга мөмкин икәнлеген күрәбез.

Ә бүген без яңа «Мирас-Наследие» лагеренда. Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «милли-актуаль» принцибы хәзер яшьләр инфраструктурасында да гамәлгә ашырыла», - дип йомгак ясады Тимур Сөләйманов.

Татарстан Халыклары дуслыгы фестивале ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең яшьләр милли-мәдәни оешмалары инициативасы белән тормышка ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International