Татарстанда студентлар клублары милли лигасы слеты старт алды

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Казанда Студентлар клублары милли лигасы слеты ачылу тантанасы үтте.

Татарстан башкаласына 700 катнашучы, 200 волонтер һәм 100 оештыручы һәм экспертлар килде. 1500 кеше онлайн кушыла.

Слет Россиякүләм студентлар форумы кысаларында үтә. Ул бөтен Россиядән 50 000нән артык катнашучыны берләштерә. Алар – студентлар, студентлар клублары җитәкчеләре һәм әгъзалары, социаль проект авторлары. Форум «Мәгариф» милли проекты кысаларында үтә.

«Ресурс яшьләр үзәге» Федераль дәүләт автоном учреждениесе директоры Алексей Любцов  барлык катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны слет ачылу уңаеннан котлады. Ул РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды. Юлламада билгеләп үтелгәнчә, Россия үз алдына иң җитди максатлар куя һәм уңышка ирешә торган инициативалы яшьләр белән дан тота.

Шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов  үзенең котлау сүзләрен җиткерде.

«Без бу форумның хәзер пропискасы бар дип өметләнәбез — ул Казанда теркәлгән. Безгә бөтен илдән диярлек яшьләр килде — быел ул Россиянең 80 төбәгеннән 1000 кеше. Аларның күбесе Татарстанда беренче тапкыр. Безнең өчен бу форум-бөтен илдән талантлы инициативалы студентларны Татарстан һәм Казан белән таныштыру, аларның иҗади һәм профессиональ үсеше өчен мөмкинлекләре  белән таныштыру чарасы да», - дип ассызыклады Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Министр, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, форумның аралашу чарасы да булуын әйтте. «Слетның уңышлы үтүе дә сезнең үзегездән тора. Сезне тирә-юньдә барган вакыйгаларга битараф булмау берләштерә. Бу – уңышның нигезе», - диде ул.

Оештыручылар-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ресурс яшьләр үзәге» Федераль дәүләт автоном учреждениесе, студентлар Координация советы, «Белем»Россия җәмгыяте ярдәме белән яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International