«Шундый искиткеч концерт өчен оештыручыларга һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт әйтәсе килә. Балалар бу чыгышларын түземсезлек белән көтәләр. Аларның гастроль турының нәкъ менә Буада тәмамлануы безнең өчен зур дәрәҗә», - дип нәтиҗә ясады Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.
Ике атна эчендә фестиваль хәрәкәтләрендә тәрбияләнүчеләр 19 торак пунктта яшәүчеләргә матур концерт программалары бүләк итте. Беренче тапкыр концертлар ерак районнарда – Ютазы һәм Әгерҗе районнарында куелды. Гала-концертлар Түбән Камада, Әлмәттә, Чистайда һәм Буада узды. Әйтергә кирәк, гастроль көннәрендә бер генә программа да ике тапкыр кабатланмады, һәр концертта 250дән артык катнашучы чыгыш ясады.
Аларның чыгышларына төрле көннәрдә ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка һәм театр училищелары студентлары һәм аны тәмамлаучылар да кушылды. Алар арасында – «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при ияләре, чакырылган кунак La Scala (Милан) театры һәм Россиянең Зур театры солисты Рузил Гатин, Инсаф Ганибаев һәм Миләүшә Ногманова вокаль дуэты, Яр Чаллы шәһәренең «ЛИК» балалар хореография студиясе, Зәй шәһәренең «Мирас» халык вокаль-хореографик ансамбле, Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсының Гран-при иясе, Мәскәү театры актеры Алексей Родионов, җырчы һәм федераль театр проектлары актеры Михаил Урецкий, актер, җырчы, Халыкара конкурслар лауреаты Владимир Шнитко һәм башкалар.
«Без Татарстан сәхнәләрендә 20 еллык хезмәт нәтиҗәләрен күрүебезгә шатбыз. Күп кенә талантлар зур сәхнә остазлары кулларында үскән. Минемчә, бу тур-уникаль күренеш. Республиканың хәтта иң ерак районнарында яшәүчеләр профессиональ дәрәҗәдә башкарылучы күп санлы номерларны күрә алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне республиканың алтын фонды дип атасам да, ялгыш сөйләмәм!», - дип билгеләп үтте Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган концертлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды.