IX ачык «Наше время – Безнең заман» республика иҗади яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү 5 октябрьгә кадәр сузылды. Гаризаларны рәсми сайтта бирергә мөмкин.
«Наше время – Безнең заман» фестивале республикада ел саен ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасы астында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә. Бу елгы фестиваль Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Катнашу өчен артистлык эшчәнлегендә профессионаллар булмаган 18-35 яшьлек (командалар составында – 45 яшьлекләр) яшьләр чакырыла.
Фестиваль дүрт номинациядә үтә: «Музыка», «Хореография», «Дан минуты», «Сәламләү-презентация».
«Без шәхси башкаручыларның теләсә нинди номерларын да карыйбыз – бу, бәлки, шигырьләр уку, саксофонда соло, сабынлы күбекләр ясау. Моның өчен бездә махсус «Дан минуты» номинациясе бар», – дип сөйләде «Наше время – Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.
Фестиваль 8-9 октябрьдә Әлмәттә, 15-16 октябрьдә Түбән Камада, 22-23 октябрьдә Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.
Алдагы этапка узган командалар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында ярышачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында оештырыла.
Гала-концерт 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Анда Гран-при ияләрен игълан итәчәкләр һәм ТР Президентының традицион күчмә кубогын, шулай ук 500 мең сумлык акчалата премияне тапшырачаклар. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган кеше 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.
Хәрәкәтнең җиңүчеләре һәм лауреатлары алга таба фестиваль вакытында гына түгел, башка мәйданчыкларда да үз сәләтләрен күрсәтә алалар.
Шулай итеп, ял көннәрендә Буада ачык һавада гала-концерт белән «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман»фестиваль хәрәкәтләрендә катнашучыларның уртак гастроль туры тәмамланды. Ике атна эчендә республика фестивальләрендә тәрбияләнүчеләр 19 торак пунктта яшәүчеләргә матур концерт программалары бүләк иттеләр, шул исәптән беренче тапкыр Ютазы һәм Әгерҗе районнарында концертлар бирделәр.