Студентлар клубларының милли лигасы : Татарстан яшьләре 1 млн. сумнан артык грант ярдәме алды

2021 елның 26 сентябре, якшәмбе

26 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия студентлар форумын ябу тантанасы узды. Ул бөтен Россиядән 50 меңнән артык катнашучыны – Россия мәгариф учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, ил территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторларын берләштерде.

Форумны ябу тантанасы белән барлык катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Григорий Гуров һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов котладылар.

«Без барыбыз да кайчандыр студентлар идек,бу безне берләштерә дә. Без һәр вакыт безнең арада дистанцияләр булмасын дип уйлыйбыз. Нәкъ менә бу уртак эшнең уңыш нигезе булып тора. Без сезнең нәкъ менә үзегезгә кирәкле әйберләрне проектлавыгызны телибез. Барысы да уңышлы килеп чыкты дип ышанам. Безнең шундый шәп студентлар мохите барлыгына рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Григорий Гуров.

Тимур Сөләйманов студентларга форум дәвамында булган кәефләре өчен рәхмәт белдерде:

«Сез әйләнә-тирә мохитегезне энергетика белән тулыландырасыз. Бу көннәрдә Казанның бөтен илебезнең яшьләр һәм студентлар башкаласы булуын әйтсәм, мин һич тә арттырмасмын. Барысы да сезнең көчләрдә, үз алдыгызга кыю максатлар куегыз һәм аларга ирешегез. Сез барысын да булдырырсыз! Һичшиксез, безгә кабат кайтыгыз.Кем әйтмешли,  «Кайда гына тусам да, Татарстанда кирәгем булды».

Ябылу тантанасында төп мизгел- студентлар клубларының милли лигасы  тренерлары мәктәбен эшләтеп җибәрү. Узган елгы амбассадорлар, ә бүген инде яңа мәктәп вәкилләре, алкышлар астында әлеге мәктәпнең стартын сәхнәдә үк бирделәр.

Форум кысаларында «Студентлар инициативалары», «Яшьләр медиасы», «Иҗат яшьләре инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау һәм милләтара хезмәттәшлек», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинацияләре буенча Яшьләр инициативаларының грант конкурсы үткәрелде. 50гә якын гариза бирелгән, шуларның 20се халык алдында яклауга кертелгән. Грант ярдәме бирүгә РФ 9 субъектыннан өч миллион ярымнан артык суммага 13 проект тәкъдим ителде.

Татарстаннан килгән катнашучылар гомуми суммасы 1 172 315 сум булган грант ярдәме алдылар.

Форум «Мәгариф» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм студентлар клубларының Милли Лигасы слетын, 100 дән артык төбәк мәйданчыгын, шулай ук онлайн студентлар клубларының милли лигасы  слетын үз эченә ала.

Форумны оештыручылар-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ресурс яшьләр үзәге» Федераль дәүләт автоном учреждениесе, студентлар координация советы, «Белем»Россия җәмгыяте ярдәме белән яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International