24 сентябрьдә «Сәяхәт кенә түгел» проекты кысаларында «Синең адым» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр өчен беренче сәяхәт башланды. Анда Мордовия Республикасыннан һәм Марий Эл Республикасыннан 18-25 яшьләрдәге студентлар катнаша.
Татарстан Республикасы тукталышларның берсе булды. Өч көн дәвамында, 24-26 сентябрь көннәрендә, конкурста катнашучылар милли ризыклар белән таныштылар, «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Татарстанның инновацион башкаласы – «Иннополис» шәһәрендә, шулай ук Универсиада музеенда, үзәк стадионда, «Ак Барс Арена»Үзәк стадионында һәм «УРАМ» экстрим-паркында булдылар.
Мордовия Республикасыннан килгән Анастасия Мезяева Казанда инде беренче тапкыр гына түгел, әмма сәфәр кызны гаҗәпләндергән.
«Теләгемнең шул рәвешле тормышка ашуына гаҗәпләндем. Мин Казанның бар гүзәллеген күрсәткән бер көннән зур хис-кичереш белән кайттым. Бүген мине Зөя тарихы һәм, әлбәттә, заманча технологияләре белән Иннополис шәһәре шаккатырды. Миңа хәтта пилотсыз таксида да йөрергә туры килде. Мин нәкъ менә бу сәфәрнең Татарстанны яңа матурлыкта күрсәтүенә шатмын», - дип уртаклашты Анастасия.
Мари Эл Республикасыннан Данил Алешичев та Татарстанда инде берничә тапкыр булды, әмма сәяхәт аңа республиканың яңа чикләрен ачты.
«Мин Казанда бик күп тапкыр булдым, әмма мин монда шулкадәр мөмкинлекләр барлыгын белмәдем дә. Миңа бигрәк тә Иске Татар бистәсе ошады,анда мин белмәгән иске биналар шактый матур. Бу өч көн эчендә чит илдән килгән кешеләр белән таныштым, шулай ук Зөядә һәм Иннополиста булды. Иннополис бик кызыклы шәһәр булып чыкты, мин 10 елдан соң аның чыннан да, мәгълүмати технологияләр үзәгенә әйләнәчәгенә ышанам. Күрәсең, ул гел үсештә. Программа да миңа ошады, ул, чыннан да, бик бай һәм эчтәлекле. Мондый мөмкинлек өчен оештыручыларга рәхмәт», - дип уртаклашты Данил.
«Бер көн тулысынча диярлек спорт объектларына багышланган иде, без Казанны чыннан да спорт башкаласы дип атарга мөмкин булуына инандык. «Ак Барс Арена» үзәк стадионында һәм «УРАМ» экстрим-паркында булдылар. Бигрәк тә Ак Барс Арена истә калды, чөнки безгә кайчандыр бөтен дөньяда танылган футболчылар булган урыннар буенча тулы экскурсия уздырдылар. Бу мине бик нык рухландырды. «УРАМ» экстрим-паркында яшьләр өчен,чыннан да, кызыклы урыннар булдырылган һәм яшьләргә нәкъ менә шундый якын килү республиканы аерып тора да инде», – дип саный Марий Эл Республикасыннан килгән Валерия Леонтьева.