2021 елның 24-26 сентябрь көннәрендә Югары Осланның Соколка тавында ел саен үткәрелә торган «Җиңелмәс һәм легендар» хәрби-тарихи реконструкция фестивале узды. Ул 1918 елда Казан шәһәре өчен барган Октябрь сугышларына багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин катнашты.
«Мондый чаралар Ватан тарихын ачыктан-ачык өйрәнергә мөмкинлек бирә. Шулай ук яшьләргә масштаблы вакыйгада катнашырга, интернет һәм урам йогынтысын киметергә ярдәм итә»,- дип ассызыклады Ринат Садыйков. Чара җыеннар форматында үтте. Анда экспертлар, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров, «Форпост» республикакүләм яшьләр үзәге директоры Тимур Камалетдиновлар катнашты. Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров сугышларның режиссеры булды.
25 сентябрьдә катнашучылар өчен конкурслар үткәрелде. «Шәһәр өчен шәһәр» уенында Югары Ослан командасы җиңде. Костюмнар бәйгесендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – Ольга Бударина («Витязь» ВИК), 2 урын – Виталий Зайцев («Витязь» ВИК), 3 урын – Андрей Сергеев (147 Самара укчылар полкы). Фестиваль нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучыга шашка тапшырылды. Аңа Югары Осланнан реконструктор Николай Бурдин ия булды.
Көрәшләр 26 сентябрьдә үтте. Анда 126 реконструктор катнашты. Реконструкциядә Татарстан Республикасы, Йошкар-Ола, Ульяновск, Самара өлкәләре, Мәскәү һәм Россиянең башка регионнары хәрби-тарихи клублары катнашты.Шулай ук сугышларга авиация, пиротехника, атлы һәм җәяүле сугышчылары, Максим пулеметы, Остин-Путиловец бронеавтомобиле, 1902 ел үрнәгендәге кыр полкы пушкасы җәлеп ителде.
Фестивальне «Курс» төбәк яшьләр оешмасы белән берлектә «Форпост» республика үзәге, ТР хәрби-тарихи хәрәкәте һәм Югары Ослан районы администрациясе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә оештырды.