Психологик эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре: Казанда Төбәкара конференция башланды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Иң яхшы практикаларның гомуми фондын формалаштыру, халыкка психологик ярдәм күрсәтүдә ведомствоара хезмәттәшлек, заманча коралларны өйрәнү турында психологлар һөнәри конференциясендә сөйләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр Казанда «Психологик эшчәнлекнең актуаль проблемалары һәм аларны чишү юллары»төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара онлайн форматта планлаштырыла.

ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы – социаль проектлар һәм һөнәри үз-үзләрен күрсәтү бүлеге башлыгы Наталья Пивоварова билгеләп үткәнчә, Татарстан психологик хезмәтләр коллаборациясенең флагманы булып тора, бу уникаль конференцияләр үткәрергә мөмкинлек бирә.

«Әлеге чараның үзенчәлеге шунда, бер мәйданчыкта төрле ведомство психологик хезмәт вәкилләре психологик эшчәнлекне камилләштерү буенча түбәндәге максат белән  берләшә: өстәп эшләү, үстерү, килешеп һәм нәтиҗәле булсын дип эшләү. Программа шулай әзерләнгән ки, аны тыңлаучылар актуаль мәсьәләләр буенча эшләүче, абруйлы экспертлардан оптималь психологик технологияләр туплыйлар», – дип уртаклашты Наталья Пивоварова.

Конференция халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын формалаштыру һәм үстерү төбәк концепциясе кысаларында уза. 2019 елдан башлап Татарстан психологик хезмәтләрнең уникаль ведомствоара эшен формалаштыра – бу психологик ярдәмнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. Әлеге эшчәнлек координаторының Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкаләтләре Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына беркетелде.

Координатор бурычына республиканың психологик хезмәтләренең: мәгариф, яшьләр сәясәте, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау хезмәтләренең синхронизацияләнгән эшен формалаштыру керә.

«Психологик ярдәм алучы белән беррәттән,  аны күрсәтүче профессионалны да исәпкә алу мөһим.Безнең өчен психолог үз эш урынында үзен ышанычлы һәм якланган итеп тою бик әһәмиятле. Ул фәнни-нигезләнгән, сыналган һәм нәтиҗәле технологияләр белән коралланган булсын. Һөнәри бергәлек һәм дәүләтнең ярдәмен тойсын», - дип уртаклашты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы, психология фәннәре кандидаты Вера Герасимова.

Конференция эше өч тематик юнәлеш буенча узачак: халыкка психологик ярдәм күрсәтүдә ведомствоара бәйләнешне камилләштерү, психологик эшчәнлекнең заманча кораллары, дәүләт һәм иҗтимагый дәрәҗәләрдә кадрлар психологик ресурсына ярдәм итү.

Спикерлар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Керчи, Ижау, Саратов, Түбән Новгород, Череповец, Казан, Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан килгән психологик практика белгечләре.

Моннан тыш, хәзерге дөньяда психотерапевтлар һәм психологларның системалы хезмәттәшлеге тенденциясе үсә. Бу мәсьәлә шулай ук конференциядә яктыртылачак, ә иң яхшы практикалар методик материалларның нигезе булачак.

«Кешеләргә ярдәм күрсәткәндә психология һәм психотерапия-ул кошның ике канаты кебек. Һәр өлкәнең үз эшчәнлек кыры бар,шул ук вакытта эш максатлары һәм кулланыла торган алымнар бердәм, әмма шул ук вакытта тыкшыну дәрәҗәсе һәм кораллар төрле. Хәзерге тормыш комплекслы рәвештә генә хәл итә ала торган ситуацияләр белән тулыландырылган», - дип билгеләп үтте КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган табибы Анатолий Карпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International