Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр форумы президенты Тахай Айхан белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Таха Айхан Казанга эшлекле сәфәр белән Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы хезмәттәшлеге кысаларында беренче Халыкара яшьләр лагерендә катнашу өчен килде.
Очрашу барышында яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек, Россия һәм ИХО хезмәттәшлеге линиясе буенча уртак чаралар оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу, шул исәптән, ИХО илләренең Яшь эшмәкәрләр форумы, Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләре яшь дипломатларының традицион форумы, мөселман киносы фестивале һәм аның кысаларында узучы яшьләр кинофестивале.
Рөстәм Миңнеханов һәм Таха Айхан бүген Казанга 2022 елда ИХО илләренең Яшьләр башкаласы статусын бирү буенча үткәрелә торган эш турында фикер алыштылар.
Бу статусны алуга гариза җибәрелгән, һәм Казан ИХО-2022 нең Яшьләр башкаласы статусын алуга кандидат-шәһәрләрнең берсе булган. Конкурска нәтиҗәләр агымдагы елның декабрендә ясалачак.