Идел буе федераль округы стрит-арт Фестиваленең иң яхшы эше өчен тавыш бирү башланды

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

2021 елның 1 октябрендә Идел буе федераль округы «ФормART» стрит-арт фестивале кысаларында округтагы иң яхшы граффити-эш өчен тавыш бирү башланды. Үз тавышыңны 15 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

Идел буе федераль округы «ФормART» стрит-арт фестивале яңа этапка чыга. Бүгенге көннән башлап тавыш бирү ачылды, ул үз эченә халык һәм эксперт бәяләмәсен ала.

Теләге булган һәр кеше үзенә ошаган эшләргә бушлай 8 (800) 301-50-23 номер буенча тавыш бирә ала. 

Конкурсантларның барлык фото - һәм видеоматериаллары http://formartpfo.ru сайтында «финалистлар» бүлегендә урнаштырылган.

«Идел буе федераль округы «ФормART» стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабы тәмамланды, финалга 14 иң яхшы эш чыкты. Һәр эш үзенчә кызыклы һәм креатив, иң югары бәягә лаек. Мондый масштабтагы фестивальдә катнашу – җәмәгатьчелек тарафыннан танылу гына түгел, ә туган шәһәрнең йөзен үзгәртү дә», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев.

Стрит-арт фестивале нәтиҗәләре 21 октябрьдә formartpfo.ru сайтында онлайн-трансляция вакытында игълан ителәчәк. Биредә  округның барлык төбәкләре вәкилләре- финалистлар, региональ оештыру комитеты әгъзалары һәм жюри әгъзалары катнашачак. Моннан тыш, туры эфирны теләгән һәркем карый ала.

Фестивальне оештыручылар-Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, «Идел буе федераль округында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды», Киров өлкәсе Хөкүмәте, Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары.

Төбәк җиңүчеләрен исегезгә төшерәбез:

«Будущее – в сердце» –Башкортстан Республикасы (тавыш бирү номеры – «1»)

«На качелях» –Марий Эл Республикасы (тавыш бирү номеры – «2»)

«Космический аргонавт» –Мордовия Республикасы(тавыш бирү номеры – «3»)

«Сон» –Татарстан  Республикасы (тавыш бирү номеры – «4»)

«Взгляд в будущее» – Удмуртия Республикасы(тавыш бирү номеры – «5»)

«Подъем сельскохозяйственной отрасли» – Чуаш Республикасы (тавыш бирү номеры – «6»)

«Взгляд вперёд» – Пермь өлкәсе (тавыш бирү номеры – «7»)

«Путь к успеху в тебе» – Киров өлкәсе (тавыш бирү номеры – «8»)

«Будущее» – Түбән Новгород өлкәсе (тавыш бирү номеры – «9»)

«Создавая будущее, не забывай о настоящем» – Оренбург өлкәсе (тавыш бирү номеры – «10»)

«Вчера и Завтра» – Пенза өлкәсе (тавыш бирү номеры – «11»)

«Будущее» – Самара өлкәсе – (тавыш бирү номеры – «12»)

«Лицо времени» – Саратов өлкәсе (тавыш бирү номеры – «13»)

«Доверие» – Ульян өлкәсе (тавыш бирү номеры – «14»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International