Казанда өлкән класс укучылары өчен россия күләм «Озын тәнәфес» конкурсы ярымфиналын ябу тантанасы үтте. Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты территориясендә үтте.
Ярымфиналда илнең барлык төбәкләреннән 6000 укучы катнашты. Киров, Нижегород, Оренбург, Самара, Свердловск, Ульяновск, Пенза өлкәләреннән, Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Мордавия, Татарстан, Пермь һәм Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан өлкән класс укучылары катнашты.
Өлкән сыйныф укучыларына –ярымфиналга чыгучыларга сәламләү сүзе белән «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Киләчәк укытучысы» конкурсы җитәкчесе Андрей Богданцев мөрәҗәгать итте: «Безнең өчен «Озын тәнәфес» конкурсының бөтен илдән күп санда балалар һәм яшүсмерләрне җыюы зур шатлык. Арагыздан кемнәрдер финалист, кемдер җиңүче булачак.Иң кыйммәтлесе: сез Казаннан дуслар булып китәчәксез. Сез монда аралашу даирәсен киңәйттегез, яңа танышлар таптыгыз.Бу аралашу дәвам итәр дип ышанам.«Озын тәнәфес» берләшмәсе үсәчәк кенә һәм зур үзгәрешләр инде хәзер үк, конкурстан конкурска тулы канлы яшьләр балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенә әверелә».
2021 елда конкурс ярымфиналын экология темасы берләштерде. Аны укучылар үзләре 1 июньдә үткән «Озын тәнәфес» фестивалендә сайладылар.
«Озын тәнәфес» партнерларыннан Кейс биремнәрен чишү кысаларында ярымфиналчылар, командаларга берләшеп, конкрет экологик проблемаларны хәл итү буенча проектлар эшләделәр, шулай ук яшүсмерләр арасында экология турында кайгыртуны популярлаштыручы уеннар оештырдылар. Барлык чаралар да санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп үтте.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча, 1500 укучы сайлап алынды. Алар ноябрь аенда финал ярышларына «Артек» халыкара балалар үзәгенә барачаклар. Финалистлар «Озын тәнәфес» конкурсының төп призы: 11 класслар өчен 1 миллион, 9-10 класслар өчен 200 мең сум өчен көрәшәчәкләр. Шулай ук укырга керү өчен баллар өстәләчәк. Җиңүчеләрнең остазлары 150 мең, иң яхшы 30 мәктәп 2 миллион сум белән бүләкләнәчәк.
Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, «Роспатриотцентр» ФДБУ һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте. Конкурс Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы һәм «Росмолодежь» ярдәмендә үткәрелә.