Татар сүзе: Татарстан яшьләрен нәфис сүз конкурсында катнашырга чакыралар

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Татарстанда «Tatar сүзе» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.  Гаризалар  1 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.  Конкурсны  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе  оештыра.

Конкурс татар теле һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту,халыкның тарихи-мәдәни хәзинәсе буларак, татар классик әдәбиятын саклау максатларын күздә тота. Конкурста теләге булган һәр кеше катнаша ала. Яшь чикләве юк.

 «Tatar сүзе» конкурсы түбәндәге берничә категориядә үтә:  10 яшькә кадәрге; 11яшьтән 17 яшькә кадәр; 18 яшь һәм аннан өлкәннәр.

Беренче премия лауреатлары катнаша ала, әмма өч сезон дәвамында җиңүчеләр була алмый. Шулай ук бер катнашучыга барлык номинацияләр  бирелергә мөмкин. Алар өчәү: шигырь, проза һәм мәсәл.

Приз фонды категорияләргә карап бүленә. 10 яшькә кадәрле катнашучылар 30 меңгә кадәр, 11-17 яшьлекләр 45 мең, 18 яшь һәм аннан өлкәннәр – 50 мең ота алалар. Үз шигырьләре белән чыгыш ясаучылар -  90 мең, профессиональ катнашучылар һәм гаиләләр - 100 мең.

Катнашу өчен эшне видео форматында tatarsuze@tatfil.ru рәсми почтасына яки  WhatsApp аша +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә  кирәк. Гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Эшләрне бәяләү 2022 елның 5-10 февраленә кадәр барачак. Нәтиҗәләр Халыкара туган тел көне – 21 февральдә гала – концертта игълан ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International