Татарстан яшьләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан акцияләр сериясен башлап җибәрде. Күчмә чаралар 5 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Югары Ослан, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнарында үтәчәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән яшьләр оешмалары оештыра.
«Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары культура волонтерлары һәм«Я – ДОБРОТВОРЕЦ» социаль һәм иҗади ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә картлар йортларына барачаклар. Очрашулар кысаларында сәламәтләндерү зарядкалары һәм бәйрәм концертлары оештырылачак.
Студентлар хезмәт отрядлары традицион «Игелекле эшләр десанты» акциясен дәвам итәчәк. Аның кысаларында өлкәннәргә ярдәм күрсәтелә. 1 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр яшьләр 6 районда 35тән артык авыл җирлегендә булырга планлаштыралар: Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Балык Бистәсе һәм Югары Ослан.
Яшь гвардия әгъзалары өлкән яшьтәге кешеләргә йорт һәм йорт алды территорияләрен чистарту рәвешендә адреслы ярдәм күрсәтәчәкләр, шулай ук бүләкләр тапшырачаклар. «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлегендә катнашучылар фронтовикларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтәчәкләр. Шулай ук чараларны Гомумроссия халык фронты яшьләре активистлары да үткәрәчәк.