Татарстан Республикасының Яшь гвардиясе укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Яшь гвардиясе вәкилләре педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Бүген Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән акцияләр  республиканың Апас һәм Яшел Үзән районнарында узды. Балалар укытучыларны котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы аппараты җитәкчесе Ленара Гатауллина сүзләренә караганда, укытучы булу — үрнәк булу дигән сүз, ул белем бирә һәм олы тормышка әзерли торган кеше.

«Һөнәри бәйрәм белән котлау кабул итү һәрвакыт күңелле. Укучылар еш килеп торалар, соңгы яңалыкларны сөйлиләр. Пандемия аркасында өйдән артык чыкмаска тырышам, тик миңа күңелсезләнергә ирек бирмиләр», – дип уртаклашты Апас районыннан укытучы Тәгъзимә Ногманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International