Казан Идел буе федераль округы студентлары өчен «Синең адым» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналын кабул итә

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

2021елның 7 октябренда Идел буе федераль округында студентларның «Синең адым» бөтенроссия конкурсының ярымфиналы старт ала. Ул Казанда узачак һәм Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 1600 студентны җыячак.

«Синең адым» Бөтенроссия студентлар конкурсы ярымфиналын Татарстан кабул итә. Ул 2021 елның  7-14 октябрендә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында үтә. Коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары күрелә: катнашучылар зур булмаган коллективларда эшләячәкләр. Катнашучылар берничә төркемгә бүленәчәкләр.

«Синең адым» Бөтенроссия студентлар конкурсы Россия студентларына үзләренең сәләтен күрсәтү  өчен уникаль мөмкинлек. Шуның белән бергә чара яңа талантларны ачарга, кыйммәтле күнекмәләр булдырырга да мөмкинлек тудыра. Ярымфинал иң югары дәрәҗәдә үтәр дип ышанам», - диде Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле  урынбасары Олег Машковцев.

«Конкурс барышында студентлар системалы һәм креатив фикер йөртергә, бурычларны төгәл формалаштырырга һәм аларны чишү юлларын эзләргә өйрәнәләр. Бу-федераль дәрәҗәдә үз-үзеңне тормышка ашыру, идеяләрне һәм иҗади экспериментларны генерацияләү өчен уникаль платформа. Идел буе федераль округыннан яшьләрне нәкъ менә Казанның кабул итүенә без бик шат», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Конкурс ярымфиналында студентлар эшлекле уен катнашучылары булачак. Бу аларга бөтен мөмкинлекләрен, күнекмәләрен, белем дәрәҗәләрен  күрсәтергә ярдәм итәчәк.

«Синең адым» Бөтенроссия студентлар конкурсы полуфиналы көндезге форматта илнең барлык федераль округларында үтә. Анда 10 мең студент катнаша. Финалга иң яхшылар дип табылган 1000 студент сайланып алыначак. Конкурска барысы 560 меңнән артык гариза бирелгән. Катнашучылар үзләренең нәтиҗәләрен шәхси кабинетларында  твойход.онлайн платформсында  күрә алачаклар.

«Синең адым» Бөтенроссия конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО һәм Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә студентлар клубларының Милли Лигасы. Региональ оештыручылар-Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы.Конкурс яшьләрнең һөнәри компетенцияләрен, лидерлык сыйфатларын, иҗади һәм фәнни потенциалын үстерү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International