Татарстанның Студентлар хезмәт отрядлары активистлары Росмолодежьның укытучылар көненә багышланган «Кыңгырау укытучы өчен» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Катнашучылар педагогларга рәхмәт белдерделәр һәм мәктәп тормышыннан гадәти булмаган күңелле очракларны искә төшерделәр. Чара Казан федераль университетының төп бинасы каршында узды.
Акция бөтен Россия буенча узды-илнең 85 регионындагы иҗтимагый оешмалар һәм студентлар берләшмәләре вәкилләре үз укытучыларына шалтыраттылар һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.