«Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә әзерләү республика үзәге базасында «Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клублары слеты» узды. Слетта Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 7 команда катнашты.
Өч көн дәвамында катнашучылар Калашников автоматын җыю-сүтү, гер күтәрү, 60 м. һәм 1 км.га йөгерү, клубларны тәкъдим итү, аркан тарту һәм ату буенча ярыштылар. Шулай ук җыеннар барышында катнашучылар өчен Казан буйлап экскурсия оештырылды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар һәм призлар түбәндәгечә бүленде: 3 нче урынны Кайбыч муниципаль районының «Подвиг», 2 нче урынны Лениногорск районының «Спартак», 1 нче урынны Казан шәһәренең 96 гимназиясеннән «Россия патриотлары» хәрби-патриотик командалары яулады. Татарстан Республикасының иң яхшы хәрби-патриотик клубы исеменнән тыш, алар Яңа ел каникулларында Мурманск өлкәсенең Гаджиево шәһәрендә ял итү мөмкинлеген алдылар. Анда алар «Тигр»атом су асты көймәсендә булачаклар.