Татарстан командасы «Җиңү» хәрби-спорт уеннарында җиңү яулады

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

«Алабино» полигонында «Җиңү»Бөтенроссия хәрби-спорт уены тәмамланды. Җиңүчеләр арасында Татарстан командасы да бар.

«Бу, асылда, шул ук Олимпия уеннары. Үзенең бай тарихы һәм традицияләре бар. Ә бит «Җиңү»нең дә горурланырлык нәрсәсе бар – аңа инде егерме ел булды. Уен-ул кечкенә генә тормыш. Аның үз, алдан билгеле булмаган борылышлары, күтәрелешләре һәм төшүләре бар. Без кайвакыт балаларыбызны патриотик тәрбияләү турында күп фикер йөртәбез, әмма менә шундый, реаль проектларны башка бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Нәкъ менә биредә балалар алга барырга, куелган максатларга ирешергә һәм беркем дә җимерә алмас чын команда булырга өйрәнә. Чөнки күпчелек конкурсларны берүзең генә булганда җиңеп булмый», - дип билгеләп үтте «ЮНАРМИЯ» Баш штабы башлыгы, Олимпия чемпионы Никита Нагорный.

Өч көн дәвамында катнашучылар «Сәламләү» һәм «Сафта зәһәр, сугышта көчле» кебек төрле конкурсларда катнаштылар.

Хәрби-спорт уены нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: бишенче урын – Татарстан Республикасы, дүртенче урын – Саратов өлкәсе, өченче урын – Пенза өлкәсе, икенче урын – Ярославль өлкәсе. «Җиңү» кубогына Бурятия командасы ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International